Фәния апа биш йомырканы миксер белән күпертеп, туңдырырга куя икән. Иртәгә чәкчәк пешерәсе дигән көнне, кичтән аларны эретергә алып калдыра. Ширбәтне Фәния апа болай ясый: 3 стакан шикәр комына 1 стакан су һәм 600 г бал сала. Тагын бер серне ачыйк әле: чәкчәк пешкән майны да ташламыйлар. 1 литр майга 0,5 литр су салып, ярты сәгать кайнатсаң, май чишмә суыдай чистара икән.