#Коймак Венера апа Ибрагимованың тәмле коймак рецепты аш-су бүлмәсендә гомерлек юлдашыма әйләнде. Сездә пешерегез. Тулы рецепт күчермәсен куям. Кефирны җылытып эшләгез, тишек-тишекле була, мин җылытмадым. Анда болайрак диелә. Бик күптәннән, бик күп рәхмәтләр әйтеп, бик күп тапкырлар пешердем. Рәхмәт, дускаем! Венера Ибрагимова -Исэнмесез, Голчэчэк!Мин сезнен белэн уземнен куптэннэн инде яратып пешерэ торган коймак рецептым белэн уртаклашасым килэ.Мин аны уземнен "коронный блюдам" дип тэ эйтэ алам.Башкаларда кефир белэн пешерелгэн коймаклар кургэнем бар.Тик уземнеке тэмлерэк кебек. Коймак ясау очен: 500 гр.кефир,2-3 йомырка,1-2 кашык песок,бераз тоз,ванилин,0,5 калак чэй содасы,он кирэк.Бер савытка кефир, песок, йомырка,тозны салып болгатабыз.Шул массаны газга куеп бераз жылытып алабыз.Газдан алгач ванилин (яраткан кешегэ) ,он салабыз да болгатабыз.Камырны куерак итэргэ кирэк.Соныннан шул массага чэй содасы салабыз да шунын остенэ яна гына кайнап чыккан 1 кашык(агач кашык та ярый) кайнар су салабыз.Экрен генэ болгатабыз.Камырыбыз эче камыр кебек кабарып китэ.Искиткеч тэмле хэм йомшак була.Пешереп карагыз эле.Ике олештэн дэ пешерергэ була. Эгэр дэ гаилэгез ишле икэн"- дигән иде ул.

Теги других блогов: рецепт коймак Венера Ибрагимова